以下は曲の歌詞です Солэйман балдагы 、アーティスト - Салават Фатхетдинов 翻訳付き
原文と翻訳
Салават Фатхетдинов
«Бар да үтә», дип язылган
Сөләйман балдагына.
Каршыңа килгән бәхетне
Күрмичә калма гына.
Эх, Сөләйман балдагы.
Бәхетемне көтәрлек тә
Сабырлыгым калмады.
«Бар да үтә дип», язылган
Сөләйман балдагына.
Шатлыклар да, кайгылар да
Тик вакытлыча гына
Эх, Сөләйман балдагы.
Үтмәс дигән чакларым да
Үтми кала алмады.
Ни язылса да ышанмыйм,
Сөләйман балдагына.
Белсә дә белә аладыр
Бары тик Алла гына.
Эх, Сөләйман балдагы.
Вәгъдәләрең кай дөньяда:
Монсындамы, андамы?
様々な言語の楽曲
あらゆる言語への高品質な翻訳
必要なテキストを数秒で見つけます