以下は曲の歌詞です Бэхет булэк итэ алмадым 、アーティスト - Салават Фатхетдинов 翻訳付き
原文と翻訳
Салават Фатхетдинов
Язмыш, диеп, сиңа табындым да,
Ялгышымны соңлап аңладым.
Йөрәгемдә сөю алып килдем,
Бәхет бүләк итә алмадым.
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзли җаннар, нур көтә.
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Иңнәреңә башкаемны салып,
Күз яшьләрем түгеп еладым.
Сабырлыгым сынды, инде нишлим?
Бәхет бүләк итә алмадым.
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзли җаннар, нур көтә.
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Өзгәләнмә, кайтыр, кайтыр диеп.
Кичер, яннарыңда калмадым.
Бер үкенеч, ай, телгәли җанны,
Бәхет бүләк итә алмадым.
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзли җаннар, нур көтә.
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
様々な言語の楽曲
あらゆる言語への高品質な翻訳
必要なテキストを数秒で見つけます