Салават абый дилэр - Салават Фатхетдинов

Салават абый дилэр - Салават Фатхетдинов

Альбом
Сонлама
Язык
`タタール語`
Длительность
224120

以下は曲の歌詞です Салават абый дилэр 、アーティスト - Салават Фатхетдинов 翻訳付き

歌詞 " Салават абый дилэр "

原文と翻訳

Салават абый дилэр

Салават Фатхетдинов

Мин һаман да унсигездә кебек,

Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:

Кояш бата — һаман элекке,

Таңнар ата — һаман элекке…

Мин һаман да унсигездә кебек,

Йөрәк һаман шулай түземсез,

Тик унсигез яшьлек кызлар гына:

«Абый-абый, Салават абый,

Салават абый», диләр, — шунысы күңелсез.

Нәкъ унсигез яшьлек егет кебек,

Мин гашыйкмын бөтен дөнъяга.

Йөз хыяллар белән йоклап китәм,

Мең хыяллар белән уянам.

Мин һаманда унсигездә кебек,

Йөрәк һаман шулай түземсез,

Тик унсигез яшьлек кызлар гына:

«Абый-абый, Салават абый,

Салават абый», диләр, — шунысы күңелсез.

Урамнарда уйнап киткәнем бар,

Иптәш итеп бала-чаганы.

Акыл тешем күптән чыккан инде,

Акыл ягы һаман чамалы.

Мин һаманда унсигездә кебек,

Йөрәк һаман шулай түземсез,

Тик унсигез яшьлек кызлар гына:

«Абый-абый, Салават абый,

Салават абый», диләр, — шунысы күңелсез.

このアーティストの他の曲:

200万曲以上の歌詞

様々な言語の楽曲

翻訳

あらゆる言語への高品質な翻訳

クイック検索

必要なテキストを数秒で見つけます