以下は曲の歌詞です Кайтам эле туган якларыма 、アーティスト - Салават Фатхетдинов 翻訳付き
原文と翻訳
Салават Фатхетдинов
Кайтам әле туган якларыма,
Сызылып алсу таңнар атканда,
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.
Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә нурлар сипкәндә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма,
Төнне ярып, кояш батканда,
Ак ефәк шәл булып, тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.
Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә нурлар сипкәндә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.
Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә нурлар сипкәндә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә.
様々な言語の楽曲
あらゆる言語への高品質な翻訳
必要なテキストを数秒で見つけます