以下は曲の歌詞です Гашыйклар жыры 、アーティスト - Салават Фатхетдинов 翻訳付き
原文と翻訳
Салават Фатхетдинов
Күпме йолдыз, кайберләре
Акрын гына сүрелә.
Ник бу йөрәк буй җитмәслек
Йолдызларга үрелә.
Суларга да чумдым инде,
Мәхәббәтне җиңалмый.
Син бит күктә, ә мин җирдә,
Буем сиңа җиталмый.
Сиңа гашыйк булырмын дип,
Карамадым уйлап та.
Сөярмен дип уйламадым,
Чынлап түгел, уйнап та.
Суларга да чумдым инде,
Мәхәббәтне җиңалмый.
Син бит күктә, ә мин җирдә,
Буем сиңа җиталмый.
Күңел бит ул аңлыймы соң?
Ашкына һаман күккә.
Күңел бит ул өметләнә
Азга түгел, бик күпкә.
Суларга да чумдым инде,
Мәхәббәтне җиңалмый.
Син бит күктә, ә мин җирдә,
Буем сиңа җиталмый.
様々な言語の楽曲
あらゆる言語への高品質な翻訳
必要なテキストを数秒で見つけます