以下は曲の歌詞です Баллада 、アーティスト - Салават Фатхетдинов 翻訳付き
原文と翻訳
Салават Фатхетдинов
Төчеләнә дип уйламагыз, телләремдә язмыш ачысы.
Хыялларны кисә, һич сорамый тәкъдирләрнең салкын кайчысы.
Тормышларым татлы бал түгел, туар таңым көн дә ал түгел.
Тормышларым татлы бал түгел, туар таңым көн дә ал түгел.
Төчеләнә дип уйламагыз, усал язмыш көн дә сагалый.
Яманлыкны бик тиз күреп ала, яхшылыкны, кайчак, сакламый.
Сез, дусларым, дөрес аңлагыз, йөрәк тибешләрен тыңлагыз.
Сез, дусларым, дөрес аңлагыз, йөрәк тибешләрен тыңлагыз.
Төчеләнә дип уйла, әйдә, барыбыз да адәм баласы.
Кабынсак та, ялгышсак та бел син, яхшылыклар килә табасы.
Язмышларым ал да алланыр, ачы язмышларым балланыр.
Язмышларым ал да алланыр, ачы язмышларым балланыр.
様々な言語の楽曲
あらゆる言語への高品質な翻訳
必要なテキストを数秒で見つけます