以下は曲の歌詞です Су буенда учак 、アーティスト - Ильсия Бадретдинова 翻訳付き
原文と翻訳
Ильсия Бадретдинова
Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгəн уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хəтер уйный, керми йокы.
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.
Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрəм монда.
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.
Хəтерлəсəң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантəпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.
様々な言語の楽曲
あらゆる言語への高品質な翻訳
必要なテキストを数秒で見つけます