以下は曲の歌詞です Язмыш чэчэклэре 、アーティスト - Фирдус Тямаев 翻訳付き
原文と翻訳
Фирдус Тямаев
Раббым биргән гомер, хәркем аны яши,
Кемгә озын, кемгә бик кыска,
Чәчәкләр дә шулай, кеше гомере кебек
Кайсы яши, кайсы тиз сула.
Язмыш чәчәкләре, язмыш чәчәкләре,
Иртә әле сезгә шиңәргә,
Бәхет яңгырлары, сезгә явып торсын
Шиңмә чәчәк ачы җилләрдә.
Кеше гомерләре, тора язмышлардан,
Чәчәк гомерләре төсләрдән.
Сары төсе сагыш, кызыллары язмыш,
Ак чәчәкләр чиксез бәхеткә.
Язмыш чәчәкләре, язмыш чәчәкләре,
Иртә әле сезгә шиңәргә,
Бәхет яңгырлары, сезгә явып торсын
Шиңмә чәчәк ачы җилләрдә.
Кеше гомерләре, чәчәк гомерләре
Үрелеп яши, үрмә гөлләрдәй
Раббым, бир син гомер, кешегә бир ләбер,
Яшик әле энҗе чәчкәдәй.
様々な言語の楽曲
あらゆる言語への高品質な翻訳
必要なテキストを数秒で見つけます