Онытырмын - АИГЕЛ

Онытырмын - АИГЕЛ

  • Альбом: Пыяла

  • リリース年: 2020
  • 言語: タタール語
  • 間隔: 3:24

以下は曲の歌詞です Онытырмын 、アーティスト - АИГЕЛ 翻訳付き

歌詞 " Онытырмын "

原文と翻訳

Онытырмын

АИГЕЛ

Йөрәгемнең ялган иясе, ялган

Талап, урлап алган аны, урлап, талап

Читлегемнең тонык күләгәсе

Посып йөри төннәр буе идән буйлап

Котыл, былбыл!

Читлегем буш

Сау бул, хуш

Мин төнге кош

Син — иртәнге нур

Син тирән үтәсең, энә!

Мин сине онытырмын

Менә-менә.

Качам, очам, мин саташам, мин сәер төш, мин кара сагыш, мин төнге шом, мин төнге,

төнге

Мин сине яратырмын

Мәңге

Упкыннарга баткан күпер

Йоклый ике ятим кыя

Барсын да төзәтә хәтер

Ул оныту чиста суын коя

Күздән

Күздән

Тамчы-тамчы үткәннәрем

Тиздәнти-здән

Мин сине онытырмын

Бәгърем

Читлегем буш

Сау бул, хуш

Мин төнге кош

Син — иртәнге нур

Син тирән үтәсең энә күк

Мин сине онытырмын

Төнлә үк

Качам, очам, мин ялгышам, мин саташам, мин төнге шом, мин кара, куе

Мин сине яратырмын

Гомер буе

200万曲以上の歌詞

様々な言語の楽曲

翻訳

あらゆる言語への高品質な翻訳

クイック検索

必要なテキストを数秒で見つけます