Ак каен - Айфара

Ак каен - Айфара

  • アルバム: 15 ел

  • 言語: タタール語
  • 間隔: 6:02

以下は曲の歌詞です Ак каен 、アーティスト - Айфара 翻訳付き

歌詞 " Ак каен "

原文と翻訳

Ак каен

Айфара

Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсең дип язлар саен

Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен.

Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем,

Шушы каен төбендә син: «Мин башканы сөям», — дидең.

Ак каен, син яшә, карама син безгә

Йорәгең саф синең, бирешмә син көзгә

Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син

Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син.

«Сөям, — дидең син, — башканы», шаулап куйды зифа каен

«Исәнме», — дип, мин ялгызым киләм аңа һәркөн саен.

Күрдем бүген яфраклары коелалар безнең эзгә

Нигә әле, ник саргая – иртә әле салкын көзгә.

Ак каен, син яшә, карама син безгә

Йорәгең саф синең, бирешмә син көзгә

Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син

Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син.

Улә каен, зифа каен.

Рәнҗеп китә инде безгә

“Онытма, - дип, - сөюенңе”, карый кебек минем күзгә.

Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен,

Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен.

Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсен?

Ник мине гомергә син ялгыз итәсен?

Ак каен, рэнҗемэ, кичер син, каеным.

Без сөя белмәдек, без бүген аерым.

サイト上の新しいテキストと翻訳:

200万曲以上の歌詞

様々な言語の楽曲

翻訳

あらゆる言語への高品質な翻訳

クイック検索

必要なテキストを数秒で見つけます