以下は曲の歌詞です Мин авыл баласы 、アーティスト - Айдар Галимов 翻訳付き
原文と翻訳
Айдар Галимов
Сагындым чишмәләр суларын,
Иренне өшеткән салкынын.
Мин, авыл баласы, сагындым
Исләрен ю (ы)ртак атының.
Сагындым учаклар ялкынын,
Төннәрен очкынлап алганын.
Мин, авыл баласы, сагындым
Кызларныңсөюдән янганын.
Сагындым болыннар печәнен,
Хуш исләр бөркетеп кипкәнен,
Мин, авыл баласы, сагындым
Капкадан әнием көткәнен.
Сагындым кырларныңисләрен
Игеннәр өлгергән чагында,
Мин, авыл баласы, кайтамын,
Күңелем авылым ягында.
様々な言語の楽曲
あらゆる言語への高品質な翻訳
必要なテキストを数秒で見つけます